Яшәргә дә яшәргә

И жить, и жить

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Толымнарын сүтеп елларымның, Сынауларда барам сыналып. Якыннарым, дуслар янәшәмдә, Җылы назга яшим уралып. Гомер үтә икән — әйдә үтсен, Көмеш нурын сибеп чәчләргә. Әле безнең бар да алда диеп, Яшәргә дә безгә яшәргә. Язларымны җәйләр алыштырды, Көзләремне кышлар үз итсен. Һәр туган көн өметләрем аклап, Йөрәгемнең бозын эретсен. Гомер үтә икән — әйдә үтсен, Көмеш нурын сибеп чәчләргә. Әле безнең бар да алда диеп, Яшәргә дә безгә яшәргә. Яшәргә дә яшәргә… Дөрләгәндә җанда яшьлек уты, Гомер үтә дию аздыр ул. Еллар имин, күңел тыныч булса, Безнең гомер тоташ яздыр ул. Гомер үтә икән — әйдә үтсен, Көмеш нурын сибеп чәчләргә. Әле безнең бар да алда диеп, Яшәргә дә безгә яшәргә.

Русский перевод

Расплетая косы своих лет, Иду, проходя испытания. Близкие, друзья — рядом со мной, Живу, окутанная тёплой лаской. Если жизнь проходит — что ж, пусть проходит, Рассыпая серебряный свет по волосам. Говоря, что всё у нас ещё впереди, Жить и жить нам. Вёсны мои сменили лета, Пусть зимы примут мои осени. Пусть каждый день рождения, оправдав надежды, Растопит лёд моего сердца. Если жизнь проходит — что ж, пусть проходит, Рассыпая серебряный свет по волосам. Говоря, что всё у нас ещё впереди, Жить и жить нам. И жить, и жить… Когда пылает в душе огонь юности, Сказать «жизнь проходит» — мало. Если годы мирны и спокойна душа, Наша жизнь — сплошная весна. Если жизнь проходит — что ж, пусть проходит, Рассыпая серебряный свет по волосам. Говоря, что всё у нас ещё впереди, Жить и жить нам.

Другие песни: Айгуль Валиуллина