Оригинальный текст
Жырлар туа кешеләрне
Бәхетлерәк итәргә,
Килмәдем мин кунак булып,
Килдем җырлап китәргә.
Өзмим сирин чәчәкләрен,
Иснимен исен генә.
Җырлыйм бүген җырларымны
Тик сезнең өчен генә.
Оясына кайткан коштай
Тоям монда үземне,
Йөргән юлыгызга мин дә
Салып китәм эземне.
Өзмим сирин чәчәкләрен,
Иснимен исен генә.
Җырлыйм бүген җырларымны
Тик сезнең өчен генә.
Йөрәгемдә дөрләп яна
Саф мәхәббәт утлары.
Йөрәкләрне җилкендерә
Очрашу минутлары.
Өзмим сирин чәчәкләрен,
Иснимен исен генә.
Җырлыйм бүген җырларымны
Тик сезнең өчен генә.
Русский перевод
Песни рождаются, чтобы людей
Делать счастливее,
Я пришла не в гости,
Пришла — спеть и уйти.
Не срываю цветы сирени,
Лишь вдыхаю их аромат.
Пою сегодня свои песни
Только для вас.
Как птица, вернувшаяся в гнездо,
Чувствую я себя здесь,
На дорогах, по которым вы ходите,
И я оставляю свой след.
Не срываю цветы сирени,
Лишь вдыхаю их аромат.
Пою сегодня свои песни
Только для вас.
В сердце моём ярко горит
Чистый огонь любви.
Сердца окрыляют
Минуты встречи.
Не срываю цветы сирени,
Лишь вдыхаю их аромат.
Пою сегодня свои песни
Только для вас.