Оригинальный текст
Сагындыра калам, сагындыра
Нократымның зәңгәр сулары,
Тауга басып, яшел шәлен болгап,
Озатып калган нарат урманы.
Әй, Мамадыш, Мамадыш,
Чит җирдә йөртмә ялгыш,
Туган-үскән илдә генә
Бәхетле була язмыш.
Кавышуны көткән гашыйк сыман
Көн дә төшләремдә күрәмен,
Сиңа гына атап, нурлы калам,
Хисләремнән җырлар үрәмен.
Әй, Мамадыш, Мамадыш,
Чит җирдә йөртмә ялгыш,
Тамыр тарткан җирдә генә
Бәхетле була язмыш.
Җырларымда — кырларым киңлеге,
Гүзәллеге тугайларымның,
Тирәнлеге зәңгәр күлләремнең,
Язгы моны тургайларымның.
Әй, Мамадыш, Мамадыш,
Чит җирдә йөртмә ялгыш,
Тирең тамган җирдә генә,
Бәхетле була язмыш.
Русский перевод
Тоску навевает мой город, тоску навевают
Синие воды моей Вятки,
И сосновый лес, что, встав на гору,
Зелёной шалью махал мне вслед.
Эй, Мамадыш, Мамадыш,
Не дай по ошибке скитаться на чужбине,
Лишь в краю, где родился и вырос —
Счастливой бывает судьба.
Словно влюблённый, что ждёт встречи,
Каждый день вижу тебя во сне,
Тебе одному, мой светлый город,
Из чувств своих сплетаю песни.
Эй, Мамадыш, Мамадыш,
Не дай по ошибке скитаться на чужбине,
Лишь на земле, где пущены корни —
Счастливой бывает судьба.
В моих песнях — ширь моих полей,
Красота моих пойменных лугов,
Глубина моих синих озёр,
Весенний напев моих жаворонков.
Эй, Мамадыш, Мамадыш,
Не дай по ошибке скитаться на чужбине,
Лишь на земле, политой твоим потом —
Счастливой бывает судьба.