Әй, татарлар!

Эй, татары!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чал тарихта лаек урынлы, Җирдә эз калдырган халык без. Тырыш татар, эшчән, булдыклы, Күп калалар салган халык без. Бөек татар, батыр улларың, Улларга тиң җитез кызларың! Изге, матур, ана телебез, Җан җылысы, татар җырыбыз. Әй, татарлар, һей, татарлар, Яшен булып яшьнәр халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Җирдә мәңге яшәр халык без. Зур дәүләтләр кылган халык без, Җир тетрәткән батыр халык без. Туган илгә, яулар килгәндә Яна алмый торган халык без. Авырлыкка безләр бирешмәс, Морадына дошман ирешмәс. Киртәләрне ерып чыгарбыз, Горур татар халкы баш имәс. Әй, татарлар, һей, татарлар, Яшен булып яшьнәр халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Җирдә мәңге яшәр халык без. Гомер буе гыйлем эстәгән, Китаплы да, фәнле халык без. Төркиләрне бергә туплаган Илле-җирле, бийле халык без. Яукыннардан имин чыгарбыз, Ут эчендә янмас халык без. Дәрья дингезләрне кичәбез, Суларында батмас халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Яшен булып яшьнәр халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Җирдә мәңге яшәр халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Яшен булып яшьнәр халык без. Әй, татарлар, һей, татарлар, Җирдә мәңге яшәр халык без...

Русский перевод

В седой истории - достойный след, Мы на земле оставили свой знак. Трудолюбив, искусен, крепок род, Немало городов поставил так. Великий татарин - отважные сыновья, И дочери, стремительные, им ровня! Свят, прекрасен наш родной язык, Жар души - татарская песня. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, сверкающий, как молния. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, что вечно будет жить на земле. Мы - народ, державы создававший, Мы - народ, сотрясавший землю в бою. Когда к родной земле приходят войны, Нас не сжечь - мы не горим в огню. Тяжести нас не сломят никогда, И враг до цели не дойдет своей. Мы преграды прорвем всегда, Гордый татарский народ не склонит головы. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, сверкающий, как молния. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, что вечно будет жить на земле. Всю жизнь к знанию тянувшийся, Книжный, ученый народ - это мы. Тюрков вместе собиравший, Со своей землей, беями - это мы. Из бурь мы выйдем невредимы, В огне не сгорим - такой мы народ. Мы пройдем моря и бездны, В их водах не утонем - такой мы народ. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, сверкающий, как молния. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, что вечно будет жить на земле. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, сверкающий, как молния. Эй, татары, хей, татары, Мы народ, что вечно будет жить на земле...