Ак әбиләр

Белые бабушки

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бер күрешү бер гомер дип Дога кыла ак әбиләр. Яңа төсмер мәгънә ала Борынгы җыр, иске көйләр. Ходайның һәр биргән көнен Дога кылып сәламлиләр. Ил шатлыгы, ил аклыгы - Ак яулыклы ак әбиләр. Ак әбиләр бер елмайса, Үсә күңел офыклары. Яннарында уйнап йөри Орчык буе оныклары. Ходайның һәр биргән көнен Дога кылып сәламлиләр. Ил шатлыгы, ил аклыгы - Ак яулыклы ак әбиләр. Мич янында тып-тын гына Тыңлап тора киленнәре. Шулдыр үзе - өйгә иман, Татулыкның иңүләре!.. Ходайның һәр биргән көнен Дога кылып сәламлиләр. Ил шатлыгы, ил аклыгы - Ак яулыклы ак әбиләр.

Русский перевод

Одну встречу - за всю жизнь, Так молятся белые бабушки. Новый оттенок смысла берут Древняя песня, старые напевы. Каждый день, что дарует Всевышний, Они встречают молитвой. Радость страны, чистота страны - Белые в белых платках бабушки. Если белые бабушки улыбнутся, Шире становятся горизонты души. Рядом играют, кружась, Внуки, ростом с веретено. Каждый день, что дарует Всевышний, Они встречают молитвой. Радость страны, чистота страны - Белые в белых платках бабушки. У печи, в тихой тиши, Слушают молча невестки. Вот оно - вера дому, Снисхождение согласия!.. Каждый день, что дарует Всевышний, Они встречают молитвой. Радость страны, чистота страны - Белые в белых платках бабушки.