Каһарманнар

Герои

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туган илдә алсуланып Матур таңнар ата микән? Көзен киткән сандугачлар Язын кабат кайта микән? Бакчаларда - алмагачлар, Кырда иген үсә микән? Җәйге таңда тугайларга Энҗе чыклар төшә микән? Энҗе чыклар төшә таңда, Язын кабат кошлар кайта. Кайтмый бары каһарманнар, Ил сагында калган алар. Идел талгын ага микән? Ярларына кага микән? Нәниләрнең күзләрендә Шатлык нуры яна микән? Ярлар сөйгән ярсу җаннар Кавышып бәхет таба микән? Туган илдә алсуланып Матур таңнар ата микән? Идел кага ярларына, Гөлләр калка, бәхет арта. Язлар булып, таңнар булып Каһарманнар илгә кайта.

Русский перевод

В родной земле багряным светом Прекрасный день вновь наступает? Соловьи, что улетели осенью, Весной опять к нам возвращаются? В садах яблони цветут, В полях колосья поднимаются? Летним утром на луга Росинки-жемчуга спускаются? Росинки падают с небес, Весной вернутся снова птицы. Не все вернутся лишь герои, Остались в памяти отчизны. Волна Иделя всё течёт? О берега волной играет? В глазах младенцев свет счастливый Всё так же ярко засияет? Влюблённые сердца родные Встречаясь, счастье обретают? В родной земле багряным светом Прекрасный день вновь наступает? Идель о берег бьёт волною, Цветут сады, растёт нам счастье. Вёснами, зорями алея, Герои в край родной вернутся.