Димәк әле яшимен

Значит, я ещё живу

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алсу таңның нурларына, Көлеп уянам икән. Кояш мине каршы ала, Әле яшимен икән. Кояшны болыт капласа, Яшәү авыр димимен. Әгәр мин җырлыймын икән, Димәк әле яшимен. Сагышларым күңелемдә, Моң булып чыга икән. Күз яшләренә әйләнсә, Әле яшимен икән. Кайгыларда, елаганда, Яшәү авыр димимен. Әгәр мин җырлыймын икән, Димәк әле яшимен. Якыннарым иң якында, Еракларым - еракта. Ерактагы - якыннарым, Җырларым сенең хакта. Туганнар ерак булсада, Яшәү авыр димимен. Әгәр мин җырлыймын икән, Димәк әле яшимен.

Русский перевод

Под лучами розового рассвета Просыпаюсь улыбаясь. Солнце встречает меня, Значит, я ещё живу. Если солнце скроют тучи, Жизнь трудна, говорю. Но если я пою, Значит, я ещё живу. Тоска в душе моей, Превращается в песню, выходит. Если перельётся слезами, Значит, я ещё живу. В печалях, когда плачу, Жизнь трудна, говорю. Но если я пою, Значит, я ещё живу. Близкие мои совсем рядом, Далёкие - вдалеке. Далёкие стали близкими, Песни мои о тебе. Даже если родня далеко, Жизнь трудна, говорю. Но если я пою, Значит, я ещё живу.