Синсез яшәргә

Жить без тебя

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
20.07.2026

Оригинальный текст

Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Ялынмам, ялвармам, кил диеп. Үзәгең өзелгәч кайтырсың, Җилләргә җилкәннәр киерип. Мин синең бәхетең булалмам - Кар эреп югалган эзләрең. Киек каз юлында кайтаваз - Әрәмгә түгелгән хисләрем. Мин синең дөньяңа табынмам, Синең бәхетең булалмам, Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Синең җиһанда яшәмәм! Синең дөньяңа табынмам, Синең бәхетең булалмам, Синең шәүләңә әйләнмәм, Синсез яшәргә өйрәнәм... Мин синең җиһанда яшәмәм, Эзләрсең ялгызың таңнарда. Кан тамган ярамны әрнетеп, Омтылма җанымны аңларга. Мин синең дөньяңа табынмам, Газизрәк, якынрак үз күгем. Хушлашыйк. Мәңгегә. Куп нокта. Күз яшьсез тын гына үкседем... Мин синең дөньяңа табынмам, Синең бәхетең булалмам, Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Синең җиһанда яшәмәм! Синең дөньяңа табынмам, Синең бәхетең булалмам, Синең шәүләңә әйләнмәм, Синсез яшәргә өйрәнәм... Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Ялынмам, ялвармам, кил диеп. Үзәгең өзелгәч кайтырсың, Җилләргә җилкәннәр киереп.

Русский перевод

Я не стану твоей тенью, Не жалуюсь, не умоляю прийти. Когда рвётся сердце - вернёшься, Расправив паруса на ветрах. Не могу я стать твоим счастьем - Твои следы, что снег растаял, исчезли. Отголосок на Млечном Пути - Понапрасну пролитые чувства мои. Я не поклоняюсь твоему миру, Не стану твоим счастьем, Я не стану твоей тенью, Не живу в твоей вселенной! Я не поклоняюсь твоему миру, Не стану твоим счастьем, Я не стану твоей тенью, Учусь жить без тебя... Я не живу в твоей вселенной, Ищешь меня в одиноких рассветах. Бередя мою кровоточащую рану, Не пытайся понять мою душу. Я не поклоняюсь твоему миру, Дороже, ближе мой собственный небосвод. Простимся. Навсегда. Точка. Без слёз тихо всхлипнула я... Я не поклоняюсь твоему миру, Не стану твоим счастьем, Я не стану твоей тенью, Не живу в твоей вселенной! Я не поклоняюсь твоему миру, Не стану твоим счастьем, Я не стану твоей тенью, Учусь жить без тебя... Я не стану твоей тенью, Не жалуюсь, не умоляю прийти. Когда рвётся сердце - вернёшься, Расправив паруса на ветрах.