Оригинальный текст
Аралар ерак димәсен,
Килсен безгә якын дус.
Киң Иделнең суы татлы,
Халкыбызның йөзе якты,
Йөзе якты, күңеле хуш!
Дуслык, чын дуслык -
Безнең кардәшлек.
Телләр төрле, теләкләр бер,
Җырлап аңлашыйк!
Без үзебез болгар татар,
Туып үстек Иделдә.
Хезмәте белән дан алган,
Бөтен дөньяга танылган
Кара алтын илендә.
Дуслык, чын дуслык -
Безнең кардәшлек.
Телләр төрле, теләкләр бер,
Җырлап аңлашыйк!
Зур бәхетне бергә таба
Илдә бергә булганнар.
Киң илемнең һәр ягында.
Көньягында, төньягында
Яши дуслар, туганнар!..
Дуслык, чын дуслык -
Безнең кардәшлек.
Телләр төрле, теләкләр бер,
Җырлап аңлашыйк!
Русский перевод
Пусть расстояния не кажутся далёкими,
Пусть придёт к нам близкий друг.
Сладка вода широкой Волги,
Светло лицо нашего народа,
Лицо светло, душа спокойна!
Дружба, настоящая дружба -
Наше братство.
Языки разные, желания едины,
Пойте, чтобы понимать друг друга!
Мы сами - булгары, татары,
Родились и выросли на Волге.
Трудом своим снискали славу,
На весь мир прославленную
Страну чёрного золота.
Дружба, настоящая дружба -
Наше братство.
Языки разные, желания едины,
Пойте, чтобы понимать друг друга!
Большое счастье находят вместе
Те, кто вместе в стране.
В любом уголке моей широкой родины.
На юге, на севере
Живут друзья, родные!..
Дружба, настоящая дружба -
Наше братство.
Языки разные, желания едины,
Пойте, чтобы понимать друг друга!