Табышмак

Загадка

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бер җылы сүзең, татлы сүзең Көч бирә, нур өсти күңелемә. Мәңгелек йолдызлар булып син Сибелдең бар дөньям күгенә. Тик үзең син мине белмисең, Бу җырым сиңа бер табышмак. Кошлар бит сайрашып табыша. Их, без дә җырлашып табышсак! Бер җылы караш, бер елмаю Мине гел бәхетле яшәтә. Мин тоям ул җылы карашны, Синнән бик еракта яшәп тә. Тик үзең син мине белмисең, Бу җырым сиңа бер табышмак. Кошлар бит сайрашып табыша, Их, без дә җырлашып табышсак!

Русский перевод

Одно твоё тёплое слово, сладкое слово Дает мне силы, добавляет света в душе. Как вечные звёзды, ты Рассыпалась в небе всего моего мира. Но ты меня не знаешь, Эта песня тебе - загадка. Птицы, ведь, находят друг друга песней. Ах, если б и мы песней нашли друг друга! Один тёплый взгляд, одна улыбка Всегда делает меня счастливой. Я чувствую тот тёплый взгляд, Даже живя от тебя очень далеко. Но ты меня не знаешь, Эта песня тебе - загадка. Птицы, ведь, находят друг друга песней, Ах, если б и мы песней нашли друг друга!