Туй җыры (икенче вариант)

Песня свадьбы (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Икәү бергә утыргансыз, Бергә булсын уегыз; Икегез дә пар килгәнсез, Котлы булсын туегыз! Пар былбыллар кавышкандай, Ничек кавыштыгыз сез?! Бу кадәр матур пар булып Ничек табыштыгыз сез?! Сокланып карап туймассың Зифа буегызга да. Онытмагыз чакырырга Бәбәй туегызга да.