Гитара

Гитара

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Егет: Бөдрә чәчең тараладыр, Таратып караган юк. Нинди була ул мәхәббәт - Яратып караган юк. Кыз: Аклы күлмәк кигән идем, Итәкләре киң икән. Сандугач сандугачка тиң, Ә мин кемгә тиң икән? Бергә: Әй гитара, әй гитара, Көмеш микән кыллары? Гитара уйный бер егет - Бар микән сөйгән яры. Егет: Ярым юк иде, яр таптым, Сине таптым, пар таптым. Бер күрүдә гашыйк булдым, Бер күрүдә яраттым. Кыз: Аклы күлмәк кигәнсең дә, Итәкләре киң икән. Сандугач сандугачка тиң, Ә син миңа тиң икән. Бергә: Әй гитара, әй гитара, Кыллары җиде генә. Җиде чибәр арасыннан Сайладым сине генә.

Русский перевод

Парень: Кудри твои рассыпаются, Я не пробовал их расчёсывать. Какова она, любовь, Я ещё не пробовал любить. Девушка: Я надела белое платье, Подол у него широкий. Соловей соловью под стать, А кому же под стать я? Вместе: Эй, гитара, эй, гитара, Серебряные ли у неё струны? Один парень играет на гитаре - Есть ли у него любимая? Парень: Не было у меня любимой - нашёл любимую, Тебя нашёл, пару нашёл. С первого взгляда влюбился, С первого взгляда полюбил. Девушка: Ты надел белую рубашку, Подол у неё широкий. Соловей соловью под стать, А ты мне под стать. Вместе: Эй, гитара, эй, гитара, Всего семь у неё струн. Из семи красавиц Я выбрал только тебя.