Фирдания

Фирдания

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Маляр кыз Фирданияның Күз иярми кулларына. Ул буяган йортка керсәң, Уйный якты нурлар гына. Фирдания, Фирдания! Буяулары аллы-гөлле. Аллы-гөлле чәчәк кебек, Ул үзе дә бик күңелле! Кояш кебек балкып тора Ул буяган стеналар, Кешеләрнең күңеленә Шатлык нуры өсти алар. Фирдания, Фирдания! Буяулары аллы-гөлле. Аллы-гөлле чәчәк кебек, Ул үзе дә бик күңелле! Карлыгач шикелле җитез, Эшкә очып кына бара. Кешеләрне шатландырып, Ул үзенә шатлык таба. Фирдания, Фирдания! Буяулары аллы-гөлле. Аллы-гөлле чәчәк кебек, Ул үзе дә бик күңелле!

Русский перевод

Девушка-маляр Фирдания - Глаз не поспевает за руками. В дом, что кистью ею озарён, Входит свет и пляшет огоньками. Фирдания, Фирдания! Краски - пёстрые, цветные. Как пестрейший в поле цветок, И сама она - душа живая. Словно солнце, ярко светят Ею выкрашенные стены, И в сердца людей впускают Лучики весёлой смены. Фирдания, Фирдания! Краски - пёстрые, цветные. Как пестрейший в поле цветок, И сама она - душа живая. Как ласточка - быстра, проворна, На работу - будто в полёт. Радуя людей вокруг, Собственной радостью живёт. Фирдания, Фирдания! Краски - пёстрые, цветные. Как пестрейший в поле цветок, И сама она - душа живая!