Без - Казан кызлары

Мы - казанские девушки

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Идел буенда үстек без, Идел суын эчтек без. Идел камышлары кебек Зифа булып үстек без. Безнең Казан матур кала Ямьле Идел буенда. Егетләр безне күзлиләр Язгы сабан туенда. Мәскәүдән дә, Өфедән дә Яучылар килә безгә. Кияү егетләре йөри Әйләнә-тирәбездә. Мәскәү, Өфе егетләре Күп килеп йөрмәсеннәр. Яңа бистә егетләре Көнләшә күрмәсеннәр. Безнең Казанның кызлары Нечкә билле һәм чибәр. Кызлар нечкә билле була Эшләп үскәнгә диләр. Безнең Казанның кызлары Тегәләр кама бүрек. Егетләр хәйран калалар Безнең бүрекне күреп. Без биесәк, сәхнәләрне Аккош кебек йөзәбез. Без җырласак моңлы көйләр, Үзәкләрне өзәбез. Без Казан кызлары шулай Яшибез горурланып. Яшибез без горурланып, Көннән-көн матурланып.

Русский перевод

На берегах Идели росли мы, Идельскую воду пили мы. Как камыши у Идели, Стройными выросли мы. Наша Казань - прекрасный град На ласковых берегах Идели. Парни на нас глядят, На весеннем Сабантуе. И из Москвы, и из Уфы Сваты к нам приезжают. Женихи ходят Вокруг нас. Парни из Москвы и Уфы Пусть часто не приезжают. Парни Новой слободы Пусть не ревнуют. Девушки нашей Казани Тонкостанные и пригожие. Говорят, тонкий стан у девушек От труда да от роста. Девушки нашей Казани Шьют шапки из бобра. Парни дивятся, Увидев наши шапки. Когда мы пляшем - сцены Как лебеди плывём. Когда поём - песни нежные, Сердца рвём. Мы, казанские девушки, так Живём, гордясь. Живём мы, гордясь, День ото дня хорошея.