Бөрлегән (өченче вариант)

Цветочек (третий вариант)

Участники

Масгуда Шамсетдинова / Гөлшат Зәйнәшева

Автор текста

Гөлшат Зәйнәшева

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Бөрлегәнем, җиләгем, дип, Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә, Мин бит әле бик нәни. Зур түгел шул, бик кечкенә Бөрлегән мин, бөрлегән. Бөрлегән генә булсам да, Бар эшкә дә өлгерәм. Иртә белән көн саен мин Су сибәм гөлләремә. Алсу-кызыл гөлләр чиктем Ак мамык мендәремә. Зур түгел шул, бик кечкенә Бөрлегән мин, бөрлегән. Бөрлегән генә булсам да, Бар эшкә дә өлгерәм. Мин кечкенә, портфелем зур, Күтәрәм көчкә генә. Кечкенә булсам да укыйм Дүрткә һәм бишкә генә.. Зур түгел шул, бик кечкенә Бөрлегән мин, бөрлегән. Бөрлегән генә булсам да, Бар эшкә дә өлгерәм!..

Русский перевод

Цветочек мой, лепесточек, - Так ласкает меня мать. Ведь я ещё такая крошечная, Ведь я ещё такая маленькая. Не большая, совсем крошечная, Цветочек я, цветочек. Хоть и цветочек я, но Справляюсь со всеми делами. С утра и каждый день Я поливаю свои цветочки. Посадила алые цветы На белый пух своего платка. Не большая, совсем крошечная, Цветочек я, цветочек. Хоть и цветочек я, но Справляюсь со всеми делами. Я маленькая, портфель у меня большой, Тяну изо всех сил. Пусть я маленькая, учусь Только на четвёрки и пятёрки. Не большая, совсем крошечная, Цветочек я, цветочек. Хоть и цветочек я, но Справляюсь со всеми делами!..

Предложить исправление