Бәхет юллары

Дороги счастья

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Юлда йөрсәм, никтер күңелем Яктыра матур уйлардан. Нинди серләр бардыр офыкта? - Чакыра әллә кайларга. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Илем иркен, юллар киң, озын, Иге-чиге юк юлларның. Тели күңелем һәр кешенең Җирдә бәхетле булганын. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Юлда йөрсәм, никтер күңелем Очар коштай канатлана. Әйтерсең лә балачагым Һәм яшьлегем кабатлана! Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Русский перевод

Иду по дороге - и сердце мое Светлеет от добрых, красивых дум. Какие тайны на горизонте? - Зовут меня в неведомую даль. Выйду в путь - и песню напеваю, Пробуждается в сердце напев. Может, любимая половинка ждёт, Ждёт в краях, что счастьем зовутся? Моя страна просторна, пути широки, длинны, У дорог этих нет ни края, ни границ. Хочет сердце, чтобы каждый На земле был счастлив. Выйду в путь - и песню напеваю, Пробуждается в сердце напев. Может, любимая половинка ждёт, Ждёт в краях, что счастьем зовутся? Иду по дороге - и сердце мое Как птица взмывает, расправив крылья. Словно вновь возвращаются Детство мое и юность! Выйду в путь - и песню напеваю, Пробуждается в сердце напев. Может, любимая половинка ждёт, Ждёт в краях, что счастьем зовутся?