Очрашу җыры (беренче вариант)

Песня встречи (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп, Сезне саг(ы)нып, кошлар кебек очып. Кош канатлары түгел иңемдә, Җыр канатлары минем күң(е)лемдә. Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар, Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына, Яшик бу илләрдә сайрап кына. Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем, Сезгә мин иң матур җыр эзләдем. Матур җыр таптым туган илемнән, Моңлы көй оттым тургай теленнән. Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар, Иң матур җырларны сайлап кына. Иң матур җырларны сайлап кына, Яшик бу илләрдә сайрап кына.

Русский перевод

Я пришёл, друзья, Идель‑море перейдя, По вам тоскуя, словно птицей прилетя. Не птичьи крылья у меня за плечами, А крылья песни - в сердце между нами. Споём, друзья, давайте вместе, друзья, Лишь самые прекрасные выбирая. Лишь самые прекрасные выбирая, Давайте в этих землях жить, не умолкая. Не рвал я цветов вам в дар, Для вас я лучшую песню искал. Прекрасную песню нашёл в родном краю, Печальный напев у жаворонка перенял. Споём, друзья, давайте вместе, друзья, Лишь самые прекрасные выбирая. Лишь самые прекрасные выбирая, Давайте в этих землях жить, не умолкая.