Оригинальный текст
Айлы кичтә очраштык без,
Су буйларын буйладык.
Сөйләшеп сүзләр бетмәде,
Таң атканын тоймадык.
Бөр - берсенә ашкынса да,
Ике йөрәк тибеше.
Әйтелмичә калды ләкин,
Сүзнең иң кирәклесе.
Күзгә - күз карашырга да.
Икебез дә кыймадык.
Тулган айдан, йолдызлардан,
Бер - беребездән оялдык.
Таң атканчы йөрдек шулай,
Җитәкләшеп кулга - кул.
Хәзер белдем бу очрашу
Соңгы күрешү булган ул.
Русский перевод
Лунной ночью встретились мы,
Вдоль реки бродили.
Разговор не кончался,
Не заметили, как рассвело.
Хоть и рвутся навстречу друг другу
Два сердца в биенье своём,
Но так и осталось несказанным
Самое главное слово.
Даже взглядом коснуться друг друга
Мы не смели вдвоём.
От полной луны, от звёзд,
Друг от друга мы застеснялись.
Так до рассвета шли,
Рука об руку, держась.
Теперь я знаю - та встреча
Была последней нашей.