Без үзебез Камкалы

Мы - Камкалы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Пиана дигән елганың Гөлчәчәкле ярлары. Пиана буенда устек, Без - Нижгар татарлары Без үзебез Камкалы... Алтын - көмеш капкалы. Дусты килсә, мишәр - татар Киереп ача капканы!.. Безнең авыл бик борынгы, Исме нигә Камкадыр?.. Күккә, йолдызларга ашкан Мәчетләре калкадыр... Без үзебез Камкалы... Алтын - көмеш капкалы. Дусты килсә, мишәр - татар Киереп ача капканы!.. Дан тота Нижгар татары Уйсу җирләре белән. Рәшит Баязит шикелле Асыл ирләре белән. Без үзебез Камкалы... Алтын - көмеш капкалы. Дусты килсә, мишәр - татар Киереп ача капканы!.. Эшли Нижгар Мөскәүдә дә, Самарда, Себердә дә. Авыр эштән мишәр - татар Курыкмас гомергә дә! Без үзебез Камкалы... Алтын - көмеш капкалы. Дусты килсә, мишәр - татар Киереп ача капканы!..

Русский перевод

У Пианы-реки берега Вся в цветах её краса. У Пианы мы росли, Мы - татары Нижгара. Мы - Камкалы, мы свои... Золотые- серебряные ворота. Если друг придёт - мишәр-татар Настежь распахнёт врата!.. Наше село очень древнее, Почему же имя - Камка?.. К небесам, к звёздам взметнулись Минары и купола... Мы - Камкалы, мы свои... Золотые- серебряные ворота. Если друг придёт - мишәр-татар Настежь распахнёт врата!.. Славит Нижгарский татарин Низины свои, поля. И мужей своих достойных, Как Рәшит Баязит, земля. Мы - Камкалы, мы свои... Золотые- серебряные ворота. Если друг придёт - мишәр-татар Настежь распахнёт врата!.. Трудится Нижгар в Москве, И в Самаре, и в Сибири. Тяжкий труд мишәр-татар Не испугает вовеки! Мы - Камкалы, мы свои... Золотые- серебряные ворота. Если друг придёт - мишәр-татар Настежь распахнёт врата!..