Аерылмагыз (дүртенче вариант)

Не расставайтесь (четвёртый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Чит кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да. Ялгыз аккош күргән саен Өзелә үзәкләрем. Нигә соң без бергә чакның Белмәдек кадерләрен?! Талларга карап моңландым (сөялдем) Белмәдем бөгеләсен. Белмәдем талларга карап Өзәгем өзеләсен. Талларга карап моңландым (юандым, моңланам) Ялгыз минутларымда. Бер ялгызымны яндырма (калдырма) Мәхәббәт утларында.

Русский перевод

У воды (над озером) одинокий лебедь, Сломаны его крылья. Крылья ломает Мука разлуки. Не расставайтесь, не расставайтесь, Даже если есть причины. Крылья ломают Часы разлуки. Лебедь не создаст пару с чужой птицей, Даже если взмахнёт одним крылом. И мы не можем быть вместе, Даже если воды текут ввысь. Каждый раз, видя одинокого лебедя, Разрывается моё сердце. Почему же мы не знали цены Времени, когда были вместе?! Смотря на ивы, я грустила (прислонилась), Не знала, что согнусь. Не знала, что, смотря на ивы, Моё сердце разорвётся. Смотря на ивы, я грустила (плакала, грущу) В свои одинокие минуты. Не оставляй меня одинокой В огне любви.