Тукай теле

Мой родной язык - язык Тукая

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туган телем - Тукай теле, Җырлы-моңлы шигъри тел. Туган илне яраттырып Яшәтүче сихри тел. Кушымта: Тукай җыры йөрәгемдә, Шигырьләре күңелдә. Тукай дигән йолдыз балкый, Балачагым күгендә. Рәсемнән елмая Тукай, Һәр тарафка нур сибеп. Илтә кебек туган җиргә, Илгә лаек бул, диеп. Кушымта. Туган телем-Тукай теле, Җырлы-моңлы шигъри тел. Бишегемдә әткәм-әнкәм, Бүләк иткән сихри тел. Кушымта.

Русский перевод

Мой родной язык - язык Тукая, Песенный, напевный, поэтичный. Он родную землю полюбить велит, Язык волшебный, жизнь дарящий. Припев: Песня Тукая - в моем сердце, Стихи его - в душе моей. Звезда по имени Тукай сияет В небе моего детства. С портрета улыбается Тукай, Сеет свет по всем сторонам. Будто к родной земле ведет и шепчет: «Будь достоин своей страны». Припев. Мой родной язык - язык Тукая, Песенный, напевный, поэтичный. В колыбели отец и мать Подарили мне язык волшебный. Припев.