Мәхәббәт чәчәге

Цветок любви

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яран гөлем чәчәк атты Язлар җиткәнне тоеп. Үсә ике кызыл чәчәк Бер-берсенә баш куеп. Ике чәчәк әкрен генә Киңәшәләр шикелле. Мәнге бергә булыйк диеп Серләшәләр шикелле. Парлы чәчәк атмас иде Яран гөл серледер ул. Парлы яшәргә куша ул Мәхаббәт гөледер ул. Ике чәчәк әкрен генә Киңәшәләр шикелле. Мәнге бергә булыйк диеп Серләшәләр шикелле Бездә шулай парлы чәчәк Булсак иде бер гел дә. Серләшер иде йөрәкләр Гөлләр серләшкән телдә. Ике чәчәк әкрен генә Киңәшәләр шикелле. Мәнге бергә булыйк диеп Серләшәләр шикелле.

Русский перевод

Зацвел мой яран, цветок мой, Почуял весенний приход. Два алых цветка поднимаются, Склонившись друг к другу вперед. Два цветка так тихо, Будто шепчутся втайне. «Будем вечно вместе», Словно тайну хранят они. Один бы не распустился - Яран цветок загадочный. Он к парной жизни ведет нас, Цветок любви он, сказочный. Два цветка так тихо, Будто шепчутся втайне. «Будем вечно вместе», Словно тайну хранят они. И нам бы стать парным цветком, Всегда - навеки - вдвоем. Пусть сердца бы шептались На языке цветов живом. Два цветка так тихо, Будто шепчутся втайне. «Будем вечно вместе», Словно тайну хранят они.