Урман егете

Лесной парень

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Урманнарның серен яшергәнме? Бигрәк серле яшел күзләрең! Мин аларга карап туймас идем, Назлап үбәр идем үзләрен. Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете! Урман шаулавыннан сизәсеңме Төрле яклап искән җилләрне? Урманнардан гына алдың әллә, Йөрәгеңнән ташкан хисләрне? Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете! Челтер-челтер ага чишмәләре, Назлап кына урман гөлләрен... Сиңа гына серем сөйләр идем, Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең. Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете!

Русский перевод

Хранишь ли ты тайну лесов? Так загадочны твои зелёные глаза! Я бы смотрела на них бесконечно, Нежно целовала бы их. Хоть и не вижу тебя каждый день, Счастье моё неизменно. Ты влюбил в себя моё сердце, Ах, ты, лесной парень! Чувствуешь ли ты в шуме леса Ветры, что дуют с разных сторон? Не из леса ли ты взял Чувства, что переполняют твоё сердце? Хоть и не вижу тебя каждый день, Счастье моё неизменно. Ты влюбил в себя моё сердце, Ах, ты, лесной парень! Журчат-журчат родники, Лаская лесные цветы... Только тебе я бы открыла душу, Ведь сердце твоё чисто, как родники. Хоть и не вижу тебя каждый день, Счастье моё неизменно. Ты влюбил в себя моё сердце, Ах, ты, лесной парень!