Оригинальный текст
Башка белән күргән чакта
Үпкәләгән идем.
Гафу ит дип килгәнеңдә
Кичермәгән идем.
Эндәшәсем килгәндә дә
Эндәшмәгән идем.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине, онытмаган.
Җылы хисләрен җуймаган,
Йөрәгендә саклаган.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине онытмаган.
Аны йөрттем күңелемдә,
Ул - бәхетем, дидем.
Үзем аны сагындым да,
Килсә иде, дидем.
Ышандым да өметемә,
Эзләп табар, дидем.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине, онытмаган.
Җылы хисләрен җуймаган,
Йөрәгендә саклаган.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине онытмаган.
Каршы төшмим бәхетемә,
Ул бит миңа килде.
Үпкәләмә үткәннәргә,
Син - бәхетем, диде.
Өметемне сүндермичә
Яратуым белде.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине, онытмаган.
Җылы хисләрен җуймаган,
Йөрәгендә саклаган.
Онытмаган, онытмаган,
Ул мине онытмаган.
Русский перевод
Когда видела тебя с другой,
Я обижалась.
Когда ты пришёл просить прощения,
Я не простила.
Даже когда хотелось заговорить,
Я не сказала ни слова.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.
Тёплых чувств не растерял,
Сберёг их в сердце.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.
Я носила его в душе,
Говорила: он - моё счастье.
И сама по нему тосковала,
Думала: вот бы он пришёл.
Верила своей надежде:
Думала, он найдёт меня.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.
Тёплых чувств не растерял,
Сберёг их в сердце.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.
Не противлюсь своему счастью,
Ведь он пришёл ко мне.
Не обижайся на прошлое,
Ты - моё счастье, сказал он.
Не погасив моей надежды,
Он узнал мою любовь.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.
Тёплых чувств не растерял,
Сберёг их в сердце.
Не забыл, не забыл,
Он меня не забыл.