Күбәләк гомере

Бабочка жизни

Участники

Оскар Усманов / Гөлсәрвәр

Композитор

Оскар Усманов

Автор текста

Гөлсәрвәр

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Гөлдән гөлгә очып җилбәзәк күбәләк Учак ялкынына юлыккан. Канатлары янып, очалмый тирәләп Гөлләр арасына егылган. Ник ул сакланмады соң шул - үкенсә дә Калды индә мөшкел хәлләрдә. Кояш нурларына иркәләнеп кенә Очар иде гөлдән гөлләргә. Күбәләккә дөнья бары уен иде, Очу хәзер аңа тыелган. Гүзәл икән дөнья, хәзер аңлый инде, Яшәве дә ямьле тоелган. Ник ул сакланмады соң шул - үкенсә дә Калды индә мөшкел хәлләрдә. Кояш нурларына иркәләнеп кенә Очар иде гөлдән гөлләргә. Яшәү ямен соңлап аңлаган күбәләк Юанычлар тапмый елаудан. Һаваларга карый, очуда теләге, Ярдәм сорап елый Ходайдан. Ник ул сакланмады соң шул - үкенсә дә Калды индә мөшкел хәлләрдә. Кояш нурларына иркәләнеп кенә Очар иде гөлдән гөлләргә.

Русский перевод

Бабочка, летая с цветка на цветок, Погибает в языке пламени. Крылья обожжены, не может летать, Падает среди цветов. Почему же она не убереглась - сожалея, Осталась в трудных обстоятельствах. Только на солнечные лучи надеясь, Летела бы с цветка на цветок. Для бабочки мир был лишь игрой, А летать теперь ей запретили. Мир оказался прекрасен, теперь понимает, Жизнь чувствует горечь. Почему же она не убереглась - сожалея, Осталась в трудных обстоятельствах. Только на солнечные лучи надеясь, Летела бы с цветка на цветок. Бабочка, вкусившая горечь жизни, Не находит утешения в слезах. Смотрит в небеса, жаждет летать, Плачет и просит помощи у Аллаха. Почему же она не убереглась - сожалея, Осталась в трудных обстоятельствах. Только на солнечные лучи надеясь, Летела бы с цветка на цветок.

Предложить исправление