Кияү белән кәләш

Жених и невеста

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өй түрендә - кияү белән кәләш, Искитмәле матур туй бүген. Әйтепләр дә булмый торган хисләр Яулап алган яшьләр күңелен. «Кияү белән кәләш!» - дигән чакта Шатлык белән балкый йөзегез. Тигез Гомер итеп, сез никахта Тик бәхетле була күрегез. Кияү белән кәләш өчен генә Гөлләр бизи табын түрләрен. Якыннары изге теләк әйтә: «Яулагыз, - диеп, - бәхет үрләрен!» «Кияү белән кәләш!» - дигән чакта Шатлык белән балкый йөзегез. Тигез Гомер итеп, сез никахта Тик бәхетле була күрегез. Әйтепләр дә булмас хисләр белән Йөрәкләре Аша серләшә; Кияү белән кәләш гел янәшә, Ике йөрәк туйда берләшә. «Кияү белән кәләш!» - дигән чакта Шатлык белән балкый йөзегез. Тигез Гомер итеп, сез никахта Тик бәхетле була күрегез.

Русский перевод

В доме впереди - жених с невестой, Свадьба нынче дивно хороша. Не сказать словами те приветы, Что пленили юные сердца. «Жених и невеста!» - в этот час Счастьем озаряются лица. В браке ровно, в лад и в радость вам - Пусть лишь счастье вам всегда сулится. Только ради жениха с невестой Украшают стол цветы в дому. Близкие с святою доброй песней: «Покоряйте счастья высоту!» «Жених и невеста!» - в этот час Счастьем озаряются лица. В браке ровно, в лад и в радость вам - Пусть лишь счастье вам всегда сулится. Чувства, что не выразить словами, Шепчутся сердца через огонь; Жених с невестой рядом неизменно, Два сердца в свадьбе сходятся в одно. «Жених и невеста!» - в этот час Счастьем озаряются лица. В браке ровно, в лад и в радость вам - Пусть лишь счастье вам всегда сулится.