Шәраб

Вино

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Эңгер саркуында, Шәмдәл балкуында Ялтыр күлмәк киям, Ялтыр сүзләр сөям. Ишегемне ачам, Сөймәгәнне кочам... Йөрәгемдә - сагыш, Һәм ул шундый таныш. Шәраб күбекләнә, Телләр җибәкләнә. Алдыйсың син мине, Алдыймын мин сине... Нечкә аулар үрәм, Үтәләйгә күрәм: Шәраб коясыңмы, Ауны тояһыңмы? Йөрәгемдә - сагыш, Һәм ул шундый таныш. Их, исерткеч күбек - Безнең уен кебек... Шәраб күбекләнә, Телләр җибәкләнә. Алдыйсың син мине, Алдыймын мин сине...

Русский перевод

В сумерках вечера, В сиянии свечи Надеваю блестящее платье, Люблю блестящие слова. Открываю я дверь, Приветить не люблю того, кого не люблю... В сердце моём - тоска, И она так знакома. Вино пенится, Языки становятся шёлком. Ты обманываешь меня, Я обманываю тебя... Лёгкий ветер гоню, Сквозь него вижу: Вино ли ты льёшь, Ветер ли насыщаешь? В сердце моём - тоска, И она так знакома. Ах, пьяная пена - Как наша игра... Вино пенится, Языки становятся шёлком. Ты обманываешь меня, Я обманываю тебя...