Ике дус

Два друга

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Дусларым, сез беләсезме, Дүрткүз белән Йомгакны? Берсе - эт, ә берсе - песи, Дус яшиләр шулчаклы! Бергә сөт эчәләр алар, Бергә шулпа ашыйлар. Ә аннан соң бер ояда Рәхәтләнеп йоклыйлар. Эт белән мәче кебек, дип Сөйләшүгә юл куймыйк. Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек Дус яшәргә тырышыйк! Урамда да бергә алар - Аерылып йөрмиләр. Сугышуның, талашуның Ни икәнен белмиләр. Менә шулай матур итеп Яшәп яталар алар. Кунакларны да бергәләп Чыгып каршы алалар. Эт белән мәче кебек, дип Сөйләшүгә юл куймыйк. Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек Дус яшәргә тырышыйк!

Русский перевод

Друзья мои, а знаете ли вы Про Дүрткүз и про Йомгак? Один - пёс, а другая - кошка, И дружба их крепка! Вместе молоко они пьют, Вместе суп они едят. А потом в одной постели Сладко-сладко спят. «Как кошка с собакой», - не будем Так говорить сгоряча. Как Дүрткүз и Йомгак, давайте Дружить, как одна семья! И на улице они вместе - Не расходятся ни дня. Ссоры, драки и раздоры Им неведомы, друзья. Вот так красиво и тихо Живут они, любя. И гостей они все вместе Встречают у крыльца. «Как кошка с собакой», - не будем Так говорить сгоряча. Как Дүрткүз и Йомгак, давайте Дружить, как одна семья!