Машинист

Машинист

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шәһәр белән шәһәрләрне Тоташтыра машинист. Шатлык белән җырлап узсаң, Ерак юллар якын ич! Әй, машинист, әй, машинист! Булсын имин юл гына. Ходай бирсен бәхетле юл Тырыш, уңган улына. Озын юллар бик серле ул- Юлларда табышалар. Бер-берсен өзелеп көткән Ярлар да кавышалар. Әй,машинист! Поездыңда Бәхет йөртәсең кебек! Каршылыйсың син меңнәрне Туганыңдай үз күреп. Урман-сулар сәлам биреп Озата сине ерак. Идел, күперләр кичәсең Дәртле җырларың җырлап. Әй, машинист, әй, машинист! Булсын имин юл гына. Ходай бирсен бәхетле юл Тырыш, уңган улына.

Русский перевод

Города за городами Связывает машинист. Если с песней, с радостью путь, Дальним дорогам быть близ! Эй, машинист, эй, машинист! Пусть безопасен будет путь. Дай Бог счастливой дороги Сыну старательному, трудовому. Долгий путь - он таинственный, В дороге люди встречаются. Те, кто друг друга так ждал, Даже любимые воссоединяются. Эй, машинист! В твоем поезде Счастье, словно везешь! Ты встречаешь тысячи Как родных, своим их считаешь. Леса и воды шлют привет, Провожают тебя вдаль. Волгу, мосты ты проходишь, Своих песен пылких напев. Эй, машинист, эй, машинист! Пусть безопасен будет путь. Дай Бог счастливой дороги Сыну старательному, трудовому.