Оригинальный текст
Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне - күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!
Яшел чагыбыз бар - яшь чагыбыз,
Алсуланган, пешкән вакытлар.
Алманың да кызыллары була -
Без дә шулай - яндык, артык та!
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!
Кешеләр дә алма кебек бит без,
Бар өлгергән чаклар, бар, була!
Үзәгебез кортланмасын ләкин,
Гел борчылып яшим мин шуңа.
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!
Русский перевод
Яблоню украшают яблоки,
Людей - прекрасные дела!
Дарите друг другу добрые дела,
Ведь никто из нас с небес не упал!
Мы выросли в земле Матери-Земли,
Яблоня пьёт небо, и мы влагу тоже.
Когда созреют, яблоки падают на землю.
Только мы да не пропадём!
Есть у нас зелёная пора - наша молодость,
Время цветения и созревания.
Бывают яблоки красными -
Мы тоже таковы - сгорели, и даже очень!
Мы выросли в земле Матери-Земли,
Яблоня пьёт небо, и мы влагу тоже.
Когда созреют, яблоки падают на землю.
Только мы да не пропадём!
Люди ведь как яблоки, мы,
Есть времена созревания, есть, и будут!
Но сердце бы наше не червивело,
Вечно тревожусь я об этом.
Мы выросли в земле Матери-Земли,
Яблоня пьёт небо, и мы влагу тоже.
Когда созреют, яблоки падают на землю.
Только мы да не пропадём!