Зуррак үсим әле

Я еще подрасту

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күңеллерәк көй ишетсәм, Күбәләктәй очынам. Бер урында бөтереләм, Басып аяк очына. Менә, зуррак үсим әле, Кемлегемне күрерсез: «Эх, шушы артистка кебек Бер биесәң!» - диярсез. Төшләремдә дә күрәмен Сәхнәдә биегәнне. Тамашачылар алкышлый, - Күрсәгез сөенгәнне! Менә, зуррак үсим әле, Кемлегемне күрерсез: «Эх, шушы артистка кебек Бер биесәң!» - диярсез. Ләкин, никтер, шул вакытта Төшем дә бетеп китә. «И, иң кызык җирдә генә...» Уйлар күңелне тетә... Менә, зуррак үсим әле, Кемлегемне күрерсез: «Эх, шушы артистка кебек Бер биесәң!» - диярсез.

Русский перевод

Как услышу песню повеселей - Я, как бабочка, ввысь лечу. Кружусь на месте я, как вихрь, На носочки легко встаю. Вот, я еще подрасту - Кто я есть, вы узнаете: «Эх, как эта артистка, Так бы раз станцевать!» - скажете. Даже во сне я вижу Танец свой на большой сцене. Зрители рукоплещут - Видели б вы мое ликованье! Вот, я еще подрасту - Кто я есть, вы узнаете: «Эх, как эта артистка, Так бы раз станцевать!» - скажете. Но почему-то в ту минуту Сон мой вдруг прерывается. «Ах, лишь на самом интересном...» Мысли сердце терзают... Вот, я еще подрасту - Кто я есть, вы узнаете: «Эх, как эта артистка, Так бы раз станцевать!» - скажете.