Оригинальный текст
Гөлгә тиң бу гомерләрне
Бушка уздырмыйк әле.
Һәр мизгелдән бәхет табып
Рәхәттә яшик әле.
Мәчет манараларыннан
Моң булып азан дәшә.
Ходай биргән гомерләрне
Яшисең килеп яшә.
Һәр көн иртән шатлык теләп
Кояш елмая күктә.
Җырлап яшисе гомерләр
Үтсен әле бәхеттә.
Мәчет манараларыннан
Моң булып азан дәшә.
Ходай биргән гомерләрне
Яшисең килеп яшә.
Җәннәт кебек балкып торсын
Бу түгәрәк тормышлар.
Матур узсын, эзләр салсын
Ходай язган язмышлар.
Мәчет манараларыннан
Моң булып азан дәшә.
Ходай биргән гомерләрне
Яшисең килеп яшә.
Русский перевод
Эти годы, словно цветы,
Не растрачим попусту, нет.
В каждом миге счастье найдя,
В наслаждении проживем.
С минаретов мечетей
Песней звучит азан.
Жизнь, что даровал Аллах,
Живи, желая жить.
Каждый день с утра, на радость,
Солнце улыбается ввысь.
Пусть поющей будет жизнь,
Пусть проходит в счастье она.
С минаретов мечетей
Песней звучит азан.
Жизнь, что даровал Аллах,
Живи, желая жить.
Пусть, как рай, сияют
Эти круги бытия.
Пусть пройдут красиво, след оставив -
Судьбы, что Аллах написал.
С минаретов мечетей
Песней звучит азан.
Жизнь, что даровал Аллах,
Живи, желая жить.