Яз сулышы (беренче вариант)

Дыхание весны (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ләйсән яңгыр ява шыбыр-шыбыр, Җил пышылдый сөю сүзләрен. Язның назын, иркәләрен тоеп Сиреннәр дә ачкан күзләрен. Сиреннәрдән сибелә, бөркелә, Яз сулышы, язның хуш исе. Күзләрендә зәңгәр сирень төсе, Күңелләрдә язның саф хисе. Кышлар белән тынып калган хисләр Яз ташкыны булып таштылар. Мәңге ашмас дигән хыяллар да Язлар килгәч чынга аштылар. Сиреннәрдән сибелә, бөркелә, Яз сулышы, язның хуш исе. Күзләрендә зәңгәр сирень төсе, Күңелләрдә язның саф хисе. Ямьле язда тынмый, жырлый күңел Сайрар кошлар булып өздереп. Канатланып йөрәк ярсып тибә, Булмый аңа хәзер түз диеп. Сиреннәрдән сибелә, бөркелә, Яз сулышы, язның хуш исе. Күзләрендә зәңгәр сирень төсе, Күңелләрдә язның саф хисе.

Русский перевод

Апрельский дождь шуршит-шуршит, Веет ветер словами любви. Вкушая ласки весны, ласки, Сирени открыли свои глаза. От сиреней разлетается, окутывает, Дыхание весны, аромат весны. В глазах - голубой цвет сирени, В душах - чистое чувство весны. Чувства, затихшие зимой, Весенним потоком выплеснулись наружу. И мечты о том, что永不сыщные, С приходом весны сбылись. От сиреней разлетается, окутывает, Дыхание весны, аромат весны. В глазах - голубой цвет сирени, В душах - чистое чувство весны. В прекрасную весну не умолкает, поёт душа Подражая поющим птицам. Взмахнув крыльями, сердце бьётся, разбиваясь, И невозможно сейчас успокоить его. От сиреней разлетается, окутывает, Дыхание весны, аромат весны. В глазах - голубой цвет сирени, В душах - чистое чувство весны.