Оча казлар

Улетают гуси

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Исә әче, җилләр исә, Кыш киләсе сиздереп. Каңгылдашып казлар китә Үзәкләрен өздереп. Оча казлар, оча казлар, Очалар еракларга. Бүген мында башкайлары Иртәгә кай якларда? Исә җилләр, җилләр исә, Исәләр бер файдасыз. Көзләр килгәч, китәсездә, Яз сагынып кайтырсыз. Оча казлар, оча казлар, Очалар еракларга. Бүген мында башкайлары Иртәгә кай якларда? Кошны түгел, кешене дә, Аямый язмыш җиле. Туган яктан аерылгач Сагышландырмый кемне? Оча казлар, оча казлар, Очалар еракларга. Бүген мында башкайлары Иртәгә кай якларда?

Русский перевод

Дуют ветры, дуют ветры, Предвещая приход зимы. С криками улетают гуси, Оставляя позади родные края. Улетают гуси, улетают гуси, Улетают в далёкие края. Сегодня здесь они ещё, А завтра где они будут? Дуют ветры, дуют ветры, Ветра эти - всё напрасно. Когда придут осенние дни, улетите, Весной с тоской вернётесь. Улетают гуси, улетают гуси, Улетают в далёкие края. Сегодня здесь они ещё, А завтра где они будут? Не только птиц, но и людей Не жалеет ветер судьбы. Когда расстаёшься с родным краем, Кого не охватит тоска? Улетают гуси, улетают гуси, Улетают в далёкие края. Сегодня здесь они ещё, А завтра где они будут?