Әниемә (өченче вариант)

Моей маме (третий вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күз караңдай күреп, Җан җылыңны биреп, Үстердең кадерләп кызыңны. Һәрбер сулышыңнан, Нурлы карашыңнан, Тоям, әни, синең назыңны. Кылган игелегең Бишләтә түләрмен, Кайтарырмын сиңа наз белән. Гомер көзләреңдә, Сүнмәс күзләреңдә, Горурлык син тапкан кыз белән. Синең чишмәнең башы, Мин - дәвам агышы, Җан һәм кан кардәшләр без икәү. Син минем бергенәм, Мин синең бергенәм, Бездән якын кеше бармы икән? Кылган игелегең Бишләтә түләрмен, Кайтарырмын сиңа наз белән. Гомер көзләреңдә, Сүнмәс күзләреңдә, Горурлык син тапкан кыз белән.

Русский перевод

Как зеницу бережёшь, Души тепло мне даёшь, С лаской вырастила дочку родную. В каждом вздохе твоём, В твоём ясном глазном Чую, мама, я нежность твою. Твои добрые дела Впятеро верну сполна, Я отвечу тебе лаской и светом. В осени твоих годов, В негасимых твоих глазах Гордость - дочь, что взрастила ты сердцем. Ты - исток у родника, Я - его живая река, Две сестры мы по крови и духу. Ты - единственная мне, Я - единственная тебе, Есть ли ближе на свете друг другу? Твои добрые дела Впятеро верну сполна, Я отвечу тебе лаской и светом. В осени твоих годов, В негасимых твоих глазах Гордость - дочь, что взрастила ты сердцем.