Изге теләкләр (икенче вариант)

Святые пожелания (второй вариант)

Участники

Владимир Фёдоров / Гульгена Каримова

Автор текста

Гульгена Каримова

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Борынгыдан килгән гадәт бит ул Ерактан ук сәлам бирешү. Бер-береңнең хәлен белеп һәрчак Кара-каршы кунак йөрешү. Исәнлекләр теләп күрешәбез, Саулык теләп озатып калабыз. Исән булыйк, газиз туганнарым, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр. Бергә-бергә генә дөнья ямьле, Гел очрашып яшик, кешеләр. Очрашулар белән дөнья ямьле, Бергә-бергә яшик, кешеләр. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, Куллар биреп, әйдә, дуслашыйк. Үпкә, рәнҗү белән хушлашыйк ла, Яшик әле һәрчак аңлашып. Һәркемгә дә йөзләр безнең ачык, Бер-беребезгә булыйк без тик гашыйк. Исән булыйк, газиз туганнарым, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр. Дуслык белән генә дөнья ямьле, Бергә-бергә яшик, кешеләр. Исән булыйк, газиз туганнарым, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр. Язмышыңның киләчәген үрә Әйткән сүзләр, кылган гамәлләр. Кеше гомере санаулы еллар, Иң матур чак ул бергә мәлләр. Бүләк итешик бары игелек, Тәңрене уйлап һәрчак иң элек. Исән булыйк, газиз туганнарым, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр. Игелекләр белән тулсын дөнья, Иман белән булып яшик, кешеләр. Исән булыйк, газиз кардәшләрем, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр. Игелекләр белән тулсын дөнья, Иман белән булып яшик, кешеләр. Исән булыйк, газиз туганнарым, Сау торыгыз, дуслар, күршеләр...

Русский перевод

Издревле пошла традиция Приветствовать издалека. Всегда стараться знать друг о друге, Ходить гостем друг к другу. Поздравляем с благополучием, Продлеваем здоровье. Будем здоровы, дорогие родные, Будьте здоровы, друзья, соседи. Вместе-вместе светел мир, Встречаясь, живём мы, люди. Светел мир встречами, Вместе-вместе живём, люди. Мир ведь полон разных судеб, Давайте, держась за руки, дружить. Прощать обиды и горечь, Жить, понимая друг друга. Наши лица открыты всем, Будем мы друг к другу нежны. Будем здоровы, дорогие родные, Будьте здоровы, друзья, соседи. Светел мир лишь дружбой, Вместе-вместе живём, люди. Будем здоровы, дорогие родные, Будьте здоровы, друзья, соседи. Судьбы будущее соткано Сказанными словами, поступками. Жизнь человека - счётные годы, Самое прекрасное - вместе быть. Делимся всем добром, Помня о близких, всегда вначале. Будем здоровы, дорогие родные, Будьте здоровы, друзья, соседи. Пусть наполнится мир добротой, Верить будем и жить, люди. Будем здоровы, дорогие братья, Будьте здоровы, друзья, соседи. Пусть наполнится мир добротой, Верить будем и жить, люди. Будем здоровы, дорогие родные, Будьте здоровы, друзья, соседи...

Предложить исправление