Оригинальный текст
Тай сымак уйнаклап тора,
Сыгылмалы билкәе,
Яшьләрдән калышмый баса
Үземнең җиңгәкәем.
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
Йөрәгемнең янулары (ялкыннары)
Сүрелмәсен, сүнмәсен,
Аягыңа күз иярми,
Күзләр генә тимәсен!
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
"Тыпыр-тыпыр" басканыңны
Яратам, җиңгәкәем.
Каршыңа чыгып биеми
Түзми шул йөрәккәем.
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
Каениш - җиңгә биегәндә
Көй дә дәртле, идән тар,
Каениш, каениш дисәгез дә,
Каенишнең дә җаны бар.
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
"Ярты җиңгә - каенишнеке",
Бер йоласын үтимен:
Туганкаем күрмәгәндә,
"Үпәч" итеп китимен.
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
"Үпәч" иткәч, кочакларга
Суза ак беләккәен.
Әнә, абый карап тора,
Шаярма, җиңгәкәем!
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
Туганкаем бар чагында,
Нык булыр терәккәең.
Һәр чак шулай яшь булып кал,
Картайма, җиңгәкәем!
Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.
Русский перевод
Резвится, словно жеребёнок,
Гибкая её талия,
Не уступает молодым в пляске
Моя җиңгәкәй, жена брата.
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
Пусть пламя моего сердца
Не угаснет, не погаснет,
За ногами взгляд не поспевает,
Лишь бы не сглазили!
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
Люблю, как ты притопываешь:
"тыпыр-тыпыр", моя җиңгәкәй.
Сердце моё не выдерживает,
Хочет выйти навстречу тебе и танцевать.
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
Когда каениш, младший брат мужа, танцует с җиңгә,
И мелодия задорна, и пол тесен.
Пусть вы и говорите: каениш, каениш,
У каениша тоже есть душа.
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
"Половина җиңгә - каенишу",
Исполню один такой обычай:
Пока братец мой не видит,
Возьму да чмокну её.
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
После поцелуя, чтобы обнять,
Тянет она свои белые руки.
Вон брат смотрит,
Не шали, җиңгәкәй!
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.
Пока рядом мой братец,
Крепкой будет твоя опора.
Всегда оставайся такой молодой,
Не старей, җиңгәкәй!
Танцуй, танцуй, танцуй же,
Тебе ещё самое время танцевать.