Оригинальный текст
Беләм, беләм: бар(ы)сы бетте,
Уртак түгел таңыбыз.
Хәзер инде бөтенләйгә
Аерылды юлыбыз.
Ничек инде, ничек була,
Алга таба нишләргә?
Нинди дәвалар табыймсың
Сүрелмәгән хисләргә?
Ләкин сине оныта алмыйм,
Элеккечә яратам.
Көн дә ничә уйларымда
Яныңа барып кайтам.
Син дип уйлаган уйларымның
Кайчан булыр ахыры?
Кайчан гына туктар икән
Бу сагышның яңгыры?
Ничек инде, ничек була,
Алга таба нишләргә?
Нинди дәвалар табыймсың
Сүрелмәгән хисләргә?
Ләкин сине оныта алмыйм,
Элеккечә яратам.
Көн дә ничә уйларымда
Яныңа барып кайтам.
Русский перевод
Знаю, знаю: всё уже прошло,
Не один у нас рассвет.
Навсегда теперь дороги
Разошлись, как нет и след.
Как же быть мне, как случилось,
Что мне дальше выбирать?
Чем бы чувства неизжитые
Мне в себе унять?
Но тебя забыть не в силах,
По-прежнему люблю.
Днём и ночью в своих мыслях
К тебе снова прихожу.
Сколько дум, что всё о тебе,
Где им край, где им предел?
Когда же смолкнет, наконец,
Дождь печали, что надел?
Как же быть мне, как случилось,
Что мне дальше выбирать?
Чем бы чувства неизжитые
Мне в себе унять?
Но тебя забыть не в силах,
По-прежнему люблю.
Днём и ночью в своих мыслях
К тебе снова прихожу.