Син яшәгәч яшим мин дә

Пока ты живёшь, живу и я

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Син яшәгәч яшим мин дә, Сөю тылсымына күмелеп. Тора ташып бәхет савытлары, Китә күрмәсеннәр түгелеп. Син яшәгәч яшим мин дә, Сулыйм син сулаган һаваны. Карашыңнан, иркә сүзләреңнән, Назларыңнан табып дәваны. Син яшәгәч яшим мин дә, Башка матурларны күзләмим. Юатырга ярсу күңелемне Башка рәхәтлекләр эзләмим. Син яшәгәч яшим мин дә, Сулыйм син сулаган һаваны. Карашыңнан, иркә сүзләреңнән, Назларыңнан табып дәваны. Син яшәгәч яшим мин дә, Шушы тормышымнан канәгать. Ике хисне пар канатлы итеп, Йөрәктә кабынган мәхаббәт. Син яшәгәч яшим мин дә, Сулыйм син сулаган һаваны. Карашыңнан, иркә сүзләреңнән, Назларыңнан табып дәваны.

Русский перевод

Пока ты живёшь, живу и я, В любви волшебной утонув. Переполняются сосуды счастья - Пускай не пролилась, не расплескав. Пока ты живёшь, живу и я, Дышу дыханьем тем, что ты вдыхаешь. В твоём взгляде, в нежных словах твоих Я нахожу исцеленье лаской. Пока ты живёшь, живу и я, Других красавиц не ищу глазами. Чтоб утишить мой пылкий, рьяный дух, Других утех не ищу с мечтами. Пока ты живёшь, живу и я, Дышу дыханьем тем, что ты вдыхаешь. В твоём взгляде, в нежных словах твоих Я нахожу исцеленье лаской. Пока ты живёшь, живу и я, Я этой жизнью до края доволен. Два чувства - крылья, парой сросшиеся, Любовь в сердцах зажглась и держит волей. Пока ты живёшь, живу и я, Дышу дыханьем тем, что ты вдыхаешь. В твоём взгляде, в нежных словах твоих Я нахожу исцеленье лаской.