Елмаю бүләк итегез!

Подарите улыбку!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Якты караш, елмаюлар Сихерли ул һәркемне. Үзең дә балкый башлыйсың Гашыйк булып бер көнне. Елмаю бүләк итегез Чын ихластан булганын. Якты-якты нурлар булып Күңелләргә тулганын. Бары гашыйк йөрәгенә Тулы мәхаббәт сыя. Гашыйк кешеләр бәхетне Күңелләре белән тоя. Елмаю бүләк итегез Чын ихластан булганын. Якты-якты нурлар булып Күңелләргә тулганын. Ешрак гашыйк булыгыз да Ихластан яратыгыз. Бар җиһанга шатлык кына, Матурлык таратыгыз. Елмаю бүләк итегез Чын ихластан булганын. Якты-якты нурлар булып Күңелләргә тулганын.

Русский перевод

Светлый взгляд, улыбки Волшебны для каждого. И сам начинаешь сиять Влюбившись однажды. Подарите улыбку, Пусть искренней она будет. Как светлые-светлые лучи, Пусть сердца наполнит радость. Лишь влюблённое сердце Полностью любовью вмещает. Влюблённые люди счастье Сердцем своим ощущают. Подарите улыбку, Пусть искренней она будет. Как светлые-светлые лучи, Пусть сердца наполнит радость. Чаще влюбляйтесь и Любите всей душой. Пусть целый мир лишь радость И красоту несёт. Подарите улыбку, Пусть искренней она будет. Как светлые-светлые лучи, Пусть сердца наполнит радость.