Җиде юл чатында

На развилке семи дорог

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Башларымда минем төрле уйлар, Йомгак ясыйм үткән елларга. Барысын-барысын ташлап алга таба Кузгалырмын кебек юлларга. Җиде юл чатында басып торам, Алга микән артка атларга. Ни диярсең, мине язмыш җиле Алып китсә әллә кайларга. Күңелемдә - хисләрнең ташкыны, Йөрәгемдә - уткын ялкыны. Суыныйм дип, агып китмим мәллә, Янәшәмдә суның салкыны. Җиде юл чатында басып торам, Алга микән артка атларга. Ни диярсең, мине язмыш җиле Алып китсә әллә кайларга. Тормышымның үткән ялгышлары Моңгыз агышлары булып кал. Упкыннардан исән чыгыйм дисәң, Йөрәк авазына колак сал. Җиде юл чатында басып торам, Алга микән артка атларга. Ни диярсең, мине язмыш җиле Алып китсә әллә кайларга. Язмыш җилләренә мин ияреп, Китеп барам әллә кайларга.

Русский перевод

В голове моей роятся думы, Складываю годы в узелок. Все-все бросив, к будущим дорогам Я, как будто, сделаю рывок. На развилке семи дорог стою я, Впереди ли шаг, назад ли шаг? Что ты скажешь, если ветер судьбы Унесет меня в неведомый путь, в дальних краях? В сердце - половодье чувств безбрежных, В груди - огонь, искристый жар в крови. Не остыть бы, не уйти теченьем - Рядом лишь прохлада от воды. На развилке семи дорог стою я, Впереди ли шаг, назад ли шаг? Что ты скажешь, если ветер судьбы Унесет меня в неведомый путь, в дальних краях? Ошибки прошлых дней моей дороги Пусть уйдут, как горькая река. Хочешь выйти живым из бездны - Слушай голос сердца издалека. На развилке семи дорог стою я, Впереди ли шаг, назад ли шаг? Что ты скажешь, если ветер судьбы Унесет меня в неведомый путь, в дальних краях? С ветром судьбы я рядом иду, Ухожу в неведомый путь, в дальних краях.