Бәхет алмалары

Яблоки счастья

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Агачларның яфраклары төрле, Охшашларын таба (а)лмыйсың. Бигрәк кыен эзләп табулары Миңа дигән бәхет алмасын. Язмышларның бәхет алмаларын Ятларныкын өзеп алмагыз, Ялгыш өзеп, гомер буйларына Бәхетсезләр булып калмагыз. Гомер сукмакларын үтәр өчен Үз тиңеңне килә табасы. Җанга җылы сөю бирә (а)лмый Чит бакчаның татлы алмасы. Язмышларның бәхет алмаларын Ятларныкын өзеп алмагыз, Ялгыш өзеп, гомер буйларына Бәхетсезләр булып калмагыз. Язмыш агачында алмаларның Һәркемгә дә тия өлеше. Уртак уйлар белән яшәгәндә Ходай бирә татлы җимешен. Язмышларның бәхет алмаларын Ятларныкын өзеп алмагыз, Ялгыш өзеп, гомер буйларына Бәхетсезләр булып калмагыз. Ялгыш өзеп, гомер буйларына Бәхетсезләр булып калмагыз... Бәхетсезләр булып калмагыз...

Русский перевод

У деревьев листы все иные, Похожих не сыщешь нигде. Как же трудно в поисках длинных Яблоко счастья найти для себя. Не срывайте судьбы яблок счастья, Что в чужие ладони росли, Сорвав чужое, на долгие годы Несчастливыми будете вы. Чтобы тропы жизни пройти нам, Хочется равного рядом найти. Не согреет душу, не станет любовью Чужого сада сладкий плод золотой. Не срывайте судьбы яблок счастья, Что в чужие ладони росли, Сорвав чужое, на долгие годы Несчастливыми будете вы. На дереве судьбы для каждого Есть положенная доля плода. С общими мыслями, в согласии живя, Бог дарит нам сладость его. Не срывайте судьбы яблок счастья, Что в чужие ладони росли, Сорвав чужое, на долгие годы Несчастливыми будете вы. Сорвав чужое, на долгие годы Несчастливыми будете вы... Несчастливыми будете вы...