Кадерен белик

Ценим моменты

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әй, матур безнең дөньябыз, Гөрләп бара көнебез, Серле тылсымнарга тулы Ай-йолдызлы төнебез. Кадерен белик мизгелләрнең, Кадерен белик гомернең, Ходай язмышыңа язган Синең бердәнбереңнең. Олы рәхмәт сүзен әйтик Дусларга, туганнарга, Яратып, кадерләп торган Яныңда булганнарга. Кадерен белик мизгелләрнең, Кадерен белик гомернең, Ходай язмышыңа язган Синең бердәнбереңнең. Мәхәббәт дигән олы сүз Булсын һәрчак күңелдә. Бар(ы)сы да яхшы булыр дип Әйтәм менә бүген дә. Кадерен белик мизгелләрнең, Кадерен белик гомернең, Ходай язмышыңа язган Синең бердәнбереңнең.

Русский перевод

О, красивый наш мир, День наш ярко горит, Полон тайных чудес Ночь с луной и звездами. Ценим моменты эти, Ценим жизнь свою, Тот, кому Бог в судьбе Тебя единственным написал. Скажем большое спасибо Друзьям, родным, Тем, кто любил и ценил, Кто был рядом с тобой. Ценим моменты эти, Ценим жизнь свою, Тот, кому Бог в судьбе Тебя единственным написал. Слово великое - любовь Пусть всегда в сердце будет. Всё будет хорошо, я говорю И сегодня тоже. Ценим моменты эти, Ценим жизнь свою, Тот, кому Бог в судьбе Тебя единственным написал.