Матур яшәргә тырыш

Старайся жить красиво

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яшибез без булсын диеп, Тырышып көн итәбез. Туасы уртак таңнарны Өмет белән көтәбез. Бергә, бергә, бердәмлектә Гел дә ямьле бу тормыш. Бер бирелгән гомердә син Матур яшәргә тырыш. Дуслар булсын яныбызда, Иң якыннар янәшә. Канатлы булган хыяллар Алга чак(ы)рып эндәшә. Бергә, бергә, бердәмлектә Гел дә ямьле бу тормыш. Бер бирелгән гомердә син Матур яшәргә тырыш. Бергә булыйк, бердәм булыйк, Тормышларны гөл итик. Бәхет-шатлыклары белән Бергә гомерләр көтик. Бергә, бергә, бердәмлектә Гел дә ямьле бу тормыш. Бер бирелгән гомердә син Матур яшәргә тырыш. Бер бирелгән гомердә син Матур яшәргә тырыш...

Русский перевод

Живем мы, чтоб это было, Усердно день за днем идем. Рождающихся общих рассветов С надеждой тихой мы ждем. Вместе, вместе, в единстве Всегда эта жизнь так мила. В один лишь дарованный век ты Старайся жить красиво. Пусть будут друзья рядом с нами, Самые близкие - рядом. Крылатые наши мечтанья Зовут нас вперед своим ладом. Вместе, вместе, в единстве Всегда эта жизнь так мила. В один лишь дарованный век ты Старайся жить красиво. Давайте быть вместе, едины, Пусть жизни расцветут в цветах. С счастьем и радостью вместе Вместе века проживем в мечтах. Вместе, вместе, в единстве Всегда эта жизнь так мила. В один лишь дарованный век ты Старайся жить красиво. В один лишь дарованный век ты Старайся жить красиво...