Әниемә (тугызынчы вариант)

Маме (девятый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ул исемдә күпме ягымлылык, Бу сүздә бит күпме җылылар. Түземлелек һәм дә олы йөрәк, Чәчәк төсле шаулы матур яр. Дөньяларда йөртә төрле кеше, Тиңли алмыйм һич тә бернигә. Бәхет язы бүләк итеп һәрчак, Кояш нуры, әнием, син безгә. Бар җиһанның изгелеге сыймас Әниләрнең йөрәк түренә. Яшис(е) иде бары сөендереп, Кермичә хәсрәт күңелеңә. Дөньяларда йөртә төрле кеше, Тиңли алмыйм һич тә бернигә. Бәхет язы бүләк итеп һәрчак, Кояш нуры, әнием, син безгә. Миңа яшәү, тормыш бүләк иткән Син, әнием, бер дә кайгырма. Балаларың горур, ныклы булыр, Безнең өчен һич тә картайма. Дөньяларда йөртә төрле кеше, Тиңли алмыйм һич тә бернигә. Бәхет язы бүләк итеп һәрчак, Кояш нуры, әнием, син безгә. Бәхет язы бүләк итеп һәрчак, Кояш нуры, әнием, син безгә... Кояш нуры, әнием, син безгә...

Русский перевод

Сколько в имени твоём ласки, Сколько тёплых светлых слов. Терпеливость и большое сердце, Как цветок - цветущий берег-край. В мире ходят разные люди, Ни с чем тебя я не сравню. Даришь нам весну и счастье, Солнечный луч, мама, ты для нас. Вся вселенная добра не вмещает Материнских глубин сердечных. Жить бы тебе лишь с улыбкой, Без печали в твоей душе. В мире ходят разные люди, Ни с чем тебя я не сравню. Даришь нам весну и счастье, Солнечный луч, мама, ты для нас. Мне ты жизнь и судьбу подарила, Мама, ты не грусти никогда. Дети будут сильными, гордыми - Не старей ты ради нас. В мире ходят разные люди, Ни с чем тебя я не сравню. Даришь нам весну и счастье, Солнечный луч, мама, ты для нас. Даришь нам весну и счастье, Солнечный луч, мама, ты для нас... Солнечный луч, мама, ты для нас...