Оригинальный текст
Үкенмә дә, үтенмә дә,
Буласы булган инде.
Үткәннәрне калын итеп
Күңелдән сызган инде.
Кем гаепле? Беркем түгел -
Шулай дисәң, яхшырак.
Алга дәшкән киләчәкнең
Утлары да яктырак.
Үкенмим шул, үкенмим,
Ник кайгырып торыйм, дим,
Сагышланып утырырга,
Юләр түгел инде мин.
Хәерлегә булсын, диеп,
Кабатларга яратам.
Мин күрәсен башка күрми,
Дип, киткәнне озатам.
Миңа дигән миңа булыр,
Өмет бербөтен әле.
Яшим, сулыйм, алга атлыйм,
Күңелнең шундый мәле.
Үкенмим шул, үкенмим,
Ник кайгырып торыйм, дим,
Сагышланып утырырга
Юләр түгел инде мин.
Үкенмим шул, үкенмим,
Ник кайгырып торыйм, дим,
Сагышланып утырырга
Юләр түгел инде мин.
Үкенмим шул, үкенмим,
Ник кайгырып торыйм, дим,
Сагышланып утырырга
Юләр түгел инде мин...
Русский перевод
Не жалуюсь и не прошу,
Всё уже произошло.
Прошедшее я вычеркнул
Из своего сердца.
Кто виноват? Никто -
Если так, то лучше так.
Впереди идущее будущее
Светлее горящих огней.
Я не жалуюсь, нет,
Зачем мне грустить, скажу,
Сидеть в тоске,
У меня нет сил.
Пусть будет благословение,
Повторять люблю.
Другой не видит того, что вижу я,
Ушедшего отпускаю.
Моё предназначение со мной,
Надежда еще целостна.
Живу, дышу, шагаю вперед,
Таково настроение сердца.
Я не жалуюсь, нет,
Зачем мне грустить, скажу,
Сидеть в тоске,
У меня нет сил.
Я не жалуюсь, нет,
Зачем мне грустить, скажу,
Сидеть в тоске,
У меня нет сил.
Я не жалуюсь, нет,
Зачем мне грустить, скажу,
Сидеть в тоске,
У меня нет сил...