Күлләре

Озера

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күктә тулган ай калыккач, Йолдызлар төшә күлгә. Гашыйкларның сөю серен Пышылдар өчен җилгә... Йолдызның нуры җемелди Түгәрәк күл өстендә. Әллә чынлап тылсым бармы Мәхәббәтнең хисендә?.. Һәй, күлләре, күлләре, Күктә йолдыз эзләре. Ерак кебек булсалар да, Күз кысалар үзләре... Гашыйклар йолдыз саныйлар, Барсын бәхеткә юрап... Сөю килсә, килә бит ул, Тормый ла синнән сорап... Ай да күлгә сукмак салган, Нурларын басма итеп. Күзәтә ул гашыйкларны, Карый һушлары китеп... Һәй, күлләре, күлләре, Күктә йолдыз эзләре. Ерак кебек булсалар да, Күз кысалар үзләре... Күктә тулган ай калыккач, Йолдызлар төшә күлгә. Гашыйкларның сөю серен Пышылдар өчен җилгә... Йолдызның нуры җемелди Түгәрәк күл өстендә. Әллә чынлап тылсым бармы Мәхәббәтнең хисендә?.. Һәй, күлләре, күлләре, Күктә йолдыз эзләре. Ерак кебек булсалар да, Күз кысалар үзләре... Һәй, күлләре, күлләре, Күктә йолдыз эзләре. Ерак кебек булсалар да, Күз кысалар үзләре... Ерак кебек булсалар да, Күз кысалар үзләре...

Русский перевод

Когда в небе выплывет полная луна, Звезды в озеро падают до дна. Шепчет ветер тайну любви в ночи... Свет звезды дрожит Над округлым зеркалом воды. Неужели вправду есть волшебство В самом чувстве любви?.. Эй, озера, озера, В небе - звездные следы. Хоть кажутся далекими, Подмигивают нам они... Влюбленные звезды считают, Все к счастью приговаривая... Если любовь приходит - она приходит, Не спрашивая тебя... Луна протянула к озеру тропу, Став мостком из своих лучей. Наблюдает она за влюбленными, Смотрит - и сердце немеет в ней... Эй, озера, озера, В небе - звездные следы. Хоть кажутся далекими, Подмигивают нам они... Когда в небе выплывет полная луна, Звезды в озеро падают до дна. Шепчет ветер тайну любви в ночи... Свет звезды дрожит Над округлым зеркалом воды. Неужели вправду есть волшебство В самом чувстве любви?.. Эй, озера, озера, В небе - звездные следы. Хоть кажутся далекими, Подмигивают нам они... Эй, озера, озера, В небе - звездные следы. Хоть кажутся далекими, Подмигивают нам они... Хоть кажутся далекими, Подмигивают нам они...