Бөдрә таллар (бишенче вариант)

Кудрявые ивы (пятая версия)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Китәм инде, сездән китәм, Кайтыр өчен китәм читләргә. Эчәр сулар, язмыш дигән нәрсә Йөртә безне төрле җирләрдә. Яр буеның бөдрә таллары ла, Салкын сулы чишмә сулары. Алып кайта мине балачакка Сезнең хакта булган уйларым. Әкияттән тылсым белән алып Үзгәртергә иде барсын да. Әти-әниләрнең яшь чаклары Торса иде һәрчак каршыда. Яр буеның бөдрә таллары ла, Салкын сулы чишмә сулары. Алып кайта мине балачакка Сезнең хакта булган уйларым. Бөдрә таллар шаулый яр буенда Яфрак яра алар җәйләрен. Бөтенләйгә кайтам тыңлар өчен Былбылларның моңлы көйләрен. Яр буеның бөдрә таллары ла, Салкын сулы чишмә сулары. Алып кайта мине балачакка Сезнең хакта булган уйларым.

Русский перевод

Ухожу уже, ухожу от вас, В чужие края уезжаю, чтоб вернуться. Судьба, как вода, что нам предстоит испить, Нас носит по разным сторонам. Берег укрыли кудрявые ивы, Студёные ключевые воды. Мысли о вас меня возвращают В детство, где вы всегда рядом. Взять бы волшебство прямо из сказки И всё вокруг изменить бы разом. Чтоб юные годы отца и матери Всегда перед глазами стояли. Берег укрыли кудрявые ивы, Студёные ключевые воды. Мысли о вас меня возвращают В детство, где вы всегда рядом. Шумят на берегу кудрявые ивы, Лист развивают они в жаркое лето. Навеки вернусь, чтобы слушать Соловьёв пронзительные напевы. Берег укрыли кудрявые ивы, Студёные ключевые воды. Мысли о вас меня возвращают В детство, где вы всегда рядом.