Изге теләкләр (беренче вариант)

Святые пожелания (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Без бит кирәк Бер-беребезгә, Бергә ямьле, күңелле. Якыннарың янда булу Сөендерә күңелне. Бәхет-шатлык дулкынында Калыйк әле гомергә. Елмаюлар бүләк итеп Яшик шулай гел бергә. Еллар узып торса торсын, Картаймасын күңелләр. Сөю-шатлык нурларыннан Балкып торсын гел йөзләр. Бәхет-шатлык дулкынында Калыйк әле гомергә. Елмаюлар бүләк итеп Яшик шулай гел бергә. Акның карасы булган күк Төннең дә була көне. Яшәү бәхет дигән уйлар Ташламасын ла безне. Бәхет-шатлык дулкынында Калыйк әле гомергә. Елмаюлар бүләк итеп Яшик шулай гел бергә. Бәхет-шатлык дулкынында Калыйк әле гомергә. Елмаюлар бүләк итеп Яшик шулай гел бергә... Елмаюлар бүләк итеп Яшик шулай гел бергә...

Русский перевод

Мы ведь нужны Друг другу, Вместе - тепло и легко. Быть рядом с близкими Радует сердце давно. На волнах счастья и радости Давайте жить навсегда. Даря друг другу улыбки, Так будем вместе всегда. Пусть годы идут - идут, Но не стареют сердца. От света любви и радости Пусть светятся все лица. На волнах счастья и радости Давайте жить навсегда. Даря друг другу улыбки, Так будем вместе всегда. Как у белого есть тень, У ночи бывает день. Мысль, что жизнь - это счастье, Пусть не покинет нас всех. На волнах счастья и радости Давайте жить навсегда. Даря друг другу улыбки, Так будем вместе всегда. На волнах счастья и радости Давайте жить навсегда. Даря друг другу улыбки, Так будем вместе всегда... Даря друг другу улыбки, Так будем вместе всегда...