Оригинальный текст
Ике яры булса гына,
Була бит сулар елга.
Беләсеңме, назлы ярым,
Нәкъ менә без шул юлда.
Елганың без ике яры,
Сулардай ага тормыш.
Сындырдың да алып кердең
Агымга нигә ялгыш.
Елгадай ага шул тормыш,
Туктамый да һич ялгыш.
Син булсаң да мин бит ялгыз,
Күңелдә бетмәс сагыш.
Елганың без ике яры -
Сулардай ага тормыш.
Сындырдың да алып кердең
Агымга нигә ялгыш.
Елганың без ике яры,
Һич бергә бул(а) алмыйбыз.
Икәү бәхет кесәсенә
Моң булып тул(а) алмыйбыз.
Елганың без ике яры -
Сулардай ага тормыш.
Сындырдың да алып кердең
Агымга нигә ялгыш.
Русский перевод
Есть два берега - лишь только тогда
Река становится рекой.
Знаешь ли ты, нежная моя,
Что мы именно на этом пути.
Два берега реки мы -
Жизнь течёт, как вода.
Разбила и увлекла тебя
В поток, зачем ошибкою?
Жизнь течёт, как река,
Не останавливаясь, ошибкою нет.
Хоть есть и ты, но я одинока,
В душе неугасающая тоска.
Два берега реки мы -
Жизнь течёт, как вода.
Разбила и увлекла тебя
В поток, зачем ошибкою.
Два берега реки мы -
Никогда вместе не будем.
Нам обоим в карман счастья
Песнью наполниться не суждено.
Два берега реки мы -
Жизнь течёт, как вода.
Разбила и увлекла тебя
В поток, зачем ошибкою.